Күп милләтлелек – безнең байлык

        17 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Күп милләтлелек – безнең байлык” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары катнашты. Китапханәче Идел буе халыклары (татар, чуваш, мари, удмурт, башкорт) китаплары белән таныштырды. Студентлар Татарстан районнары һәм шәһәрләренә багышланган китапларны карадылар. Үз районнарының тарихы белән кызыксындылар.