Игътибар! Яңа китап
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге яңа китаплар белән даими тулыланып тора. Алдагы сүз алар турында булачак.
Фәния Хуҗахмәтнең “Дөнья барыбер матур” (2019) китабында татар халкы, милләт, туган тел язмышы, ислам дине, әхлакый кыйммәтләр, әдәбият-сәнгать һәм олы шәхесләребез турында үткен фикерле, тирән эчтәлекле мәкалә-язмалар, иҗат портретлары, уйланулар тупланган. Алар соклану һәм сыкрану, күңел җылысы һәм рух яктылыгы белән өртелгән. Яңа чыккан басманы бик күпләр кызыксынып укыр, дип уйлыйбыз.
Риман Гыйлемхановның “Әйтеп кенә бактым” (2018) китабында 2000-2005 нче елларда илдә-җирдә барган зур үзгәрешләр белән бәйле язмалары, билгеле шәхесләр белән әңгәмәләре тупланган. Журналист язмалары белән танышысагыз килсә, әлеге китапны алып укый аласыз.
Үзәк китапханәгә рәхим итегез.