Татарстан Халыклары ассамблеясенең координацион Советы утырышы
4 нче сентябрьдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә Алабуга муниципаль районында Татарстан халыклары ассамблеясенең координацион Советы утырышы узды.
Чакырулы кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Петровна Ларионова, Алабуга округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Людмила Николаевна Рыбакова, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Алабуга районындагы идарәсенең бүлек башлыгы Сергей Владимирович Бубеков бар иде.
Утырышта мәдәният учреждениеләре, дини оешмалар җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләр һәм автономияләр җитәкчеләре һәм әгъзалары, шулай ук татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре дә катнашты.