«Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем”

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан “Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. 29 август көнне күргәзмәгә күзәтү ясалды.Күргәзмәдә Татарстан Республикасының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен чагылдырган рус һәм татар телләрендә китаплар урын алды. Күргәзмә белән кызыксынган укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.