Мин дөньяны тыңлый.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратка 60 яшь тулу уңаеннан “Мин дөньяны тыңлыйм” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Газинур Морат – төрле тематикада иҗат итүенә карамастан, татар шигъриятендә иҗтимагый лирика остасы сыйфатында югары бәяләнгән шагыйрь.Милләт гамен кайгырткан, аның уй-фикерләрен үзенчәлекле образларда укучыга ирештергән, бигрәк тә туксанынчы елларда иҗтимагый активлык белән аерылып торган каләм иясе.