“Татар китабы-Татарская книга”

22 июль көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында Татарстан китап нәшрияты оешуга йөз ел тулу уңаеннан “Татар китабы-Татарская книга” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Әлеге күргәзмә “Минем китапханәдәге Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабы” акциясе кысаларында үтте.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә иң иске китап булып, 1920 елда басылып чыккан профессор Н.Н. Фирсовның “Чтения по итории Среднего и Нижнего Поволжья», Гафур Коләхмәтовның 1935 елда басылып чыккан “Яшь гомер”  пьесалар китабы санала.

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды даими рәвештә Татарстан китап нәшрияты китаплары белән тулыланып тора.

#татарстанкитапнәшрияты100ел