“Идел” бит ул!
16 июльдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Идел” бит ул!” дигән күргәзмәгә күзәтү узды. Күргәзмә “Идел” журналының беренче саны чыгуга 30 елга багышланган. Китапханәче журналның барлыкка килү елы, тарихы, аның рубрикалары турында кыскача мәгълүмат бирде.
1989 елның июль аенда татар һәм рус телләрендә “Идел” журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал тиз арада үз укучысын табып, шактый зур тираж җыюга ирешә. “Идел” журналының беренче баш мөхәррире – Римзил Вәлиев булса, бүгенге көндә аны Радик Сабиров җитәкли.