“Акыллы атын мактар...”

24 нче июнь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучы, тәрҗемәче Кыям Миңлебаевның тууына 90 елга багышланган “Акыллы атын мактар...” дип аталган әдәби әңгәмә узды. Укучылар Татарстан халык шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштылар, кызыклы мәгълүмат алдылар.

Кыям ага 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

К. Миңлебаев – язучы, татар журналисты, иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган шәхес. Ул татар нәфис сүз сәнгатен профессиональ югарылыкта  эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән баета. Аның тәүге тәрҗемә эше 1954 елда басылып чыга. Шуннан бирле узган өч дистә ел эчендә К.Миңлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит ил әдәбияты һәм совет авторларының егермеләп китабы дөнья күрде.

Ул 1980 елда “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.

Кыям Миңлебаев 2005 елның 3 сентябрендә вафат була.