“Үз ягының баласы”

14 июнь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә танылган җырчы Хәйдәр Бигичевның тууына 70 еллык юбилеена багышланган “Үз ягының баласы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә аның турында истәлекләр һәм җырчының компакт-дисклары урын алды.

Студентлар җырчының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар, кызыклы мәгълүмат алдылар.  

Х. Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында туа.Ул – опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Хәйдәр татар, урыс, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Танылган шәхес шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.

Ул 1998 елның 13 ноябрендә вафат була.