“Сабантуйлы халык яши әле”

6 июнь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар халкының милли бәйрәменә багышланган “Сабантуйлы халык яши әле” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды һәм  күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Д.Р. Шәрәфетдиновның “Сабан туе”, И.М. Әхмәтҗәнованың “Сабантуй”, “Сабантуй в фотографиях Рифхата Якупова”, Резеда Шәрипованың “Сабантуй” һ.б. китаплар урын алды.

Китапханәче Сабан туе бәйрәме килеп чыгу тарихы турында якыннан таныштырды. Аның үткәрелү вакыты, уен-бәйгеләре, бәйрәмнең тоткан урыны турында сөйләде.