Яшь геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз
Яшь герой-антифашистны искә алу көне уңаеннан 5 нче шәһәр китапханәсе-филиалында «Яшь геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Китапханә хезмәткәре истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары буыннар хәтерендә мәңге калачак яшь малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Катнашучылар шулай ук пионер-геройлар һәм энциклопедияләр, Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштылар.