Россияне данлаган геройлар
Россия Геройлары көнендә шәһәрнең 5 нче филиалында «Россияне данлаган геройлар»дигән тарих сәгате узды. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Бөек Ватан сугышының данлыклы геройлары исемнәре һәм махсус хәрби операция зонасында булган солдатларның батырлыклары белән таныштылар. Ватанны саклаучыларның барысын да бер нәрсә берләштерә: Ватанга карата бөек мәхәббәт, аның дошманнарына карата нәфрәт, соңгы сулышына кадәр үз иленең азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзерлек.