Городская библиотека - филиал № 5

Татарстан Республикасы Дәүләт флагын кабул итү көне

29 ноябрь көнне 5нче шәһәр китапханә-филиалында укучылар өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт флагын кабул итү көне»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханә хезмәткәре балаларга триколор төсләренең нәрсә аңлатуы һәм ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.