Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйк
Халыкара толерантлык көненә 5 нче шәһәр китапханәсе филиалында «Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйк»дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате узды. Катнашучылар түземлелек, теләктәшлек, шәфкатьлелек, игелеклелек, дуслык, ярдәмчеллек кебек төшенчәләр белән таныштылар. Китапханә хезмәткәре төрле диннәрнең, мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең үзара хөрмәте турында сөйләде. Шулай ук «Яхшы яки начар», «Әйдәгез хыялланыйк...», «Яхшы эшләр»уеннары уйнадык. Саны - 15 кеше.