Настроение на УРА!
Каникуллар, каникуллар... Җәй-буш вакытыңны файдалы итеп уздыру, белем багажын тулыландыру, кызыклы хобби табу, яшьтәшләрең белән аралашу, шулай ук алар белән китапханәгә килеп, конкурсларда һәм викториналарда катнашу өчен менә дигән вакыт. Оештырылмаган балалар өчен шәһәрнең 5 нче филиалы китапханәсе хезмәткәрләре күңелле ниятләр көне үткәрделәр, анда катнашучылар үзләре өчен төрле кызыксыну дәресләре: уеннар, кроссвордлар, викториналар, башваткычлар, табышмаклар, мастер-класслар, пазллар таптылар.