«Юмор патшасы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә.
Юмор остасы Фаил Шәфигуллинның тууына 80 ел тулды. Шушы истәлекле көн уңаеннан балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Юмор патшасы» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучылар кыскача гына юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Фаил Шәфигуллинның иҗаты күпкырлы. Ул – шагыйрь, прозаик, юмор остасы, публицист һәм журналист та. Үз иҗатын ул шагыйрь буларак башлап җибәрә, аның шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Шулай да ул үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор - сатира төренә һәм яшьләр – балалар әдәбиятына юнәлтә. Матур, җанлы тел белән, үтемле итеп язылган, бай эчтәлекле әсәрләрен укучылар эле бүген дә яратып укыйлар.