Детская библиотека - филиал № 3

«Тукайның әкияти илендә»: тематик сәгать китап + экран

 26 нчы апрель Татарстанда шигърият бәйрәме һәм туган тел көне буларак бәйрәм ителә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Тукайның әкияти илендә» дип аталган тематик сәгать узды.Чарада 1нче гимназиянең 1 «А» сыйныф укучылары катнашты. Кече яшьтән үк балалар күңелендә Тукайга хөрмәт, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү бик әһәмиятле. Очрашуда укучылар әдипнең ятимлектә узган авыр балачагы, иҗаты һәм китап күргәзмәсе  белән таныштылар. Балалар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр. Һәркайсы шагыйрьнең әсәре буенча рәсем ясаган, шуны яттан сөйләделәр. Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Шаян песи», «Гали белән кәҗә», «Шүрәле » һәм башка әсәрләре балалар башкаруында матур яңгырады.  «Татармультфильм» студиясендә «Су анасы» әкияте буенча эшләнгән мультфильм карау, укучыларда  әкиятне өйгә алып укырга кызыксыну уятты. Очрашу ахырында укучылар викторина сорауларына тиз һәм төгәл җаваплар бирделәр һәм өйгә алып укыр өчен китаплар сайладылар. Чарада 26 кеше катнашты.