«Ялкын» га – 95 ел: күргәзмәгә күзәтү.
«Ялкын» журналы көннән – көн яңара, көчлерәк «яна», заман белән бер дулкында булырга тырыша. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда укучылар «Ялкын » журналының юбилее уңаеннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Балалар журналның үткән юлы, беренче исеме, беренче мөхэррире кем булган, еллар узу белән журнал нинди исемнәр астында чыккан - шуларны һәм башка кызыклы мәгълүматлар алдылар. Төрле исемнәр астында чыгып, ул озак еллар балаларны файдалы һәм актуаль яңалыклар белән таныштырып тора. Бүгенге көндә дә «Ялкын» яшүсмерләр өчен якын дус һәм ышанычлы киңәшче булып кала бирә.