Детская библиотека - филиал № 3

«Язучыга юбилей, укучыга бәйрәм»

Шагыйрә  Нәҗибә  Сафинаның тууына 70 ел  тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда әдипнең  «Нарат нигә энәле» китабы буенча әңгәмә узды. Нәҗибә Сафинаның бу китабын укып, балалар әни әйткән иң матур сүз – нинди ул? Тал песие белән каз бибие бер - берсенә ни белән ошаган? Нарат нигә энәле булган? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап таба  алачаклар. Н. Сафинаның нәниләр өчен  язылган шигырьләре дә җырлап,кош кебек сайрап тора , укыгыз әле балалар, күңелегезгә хуш килер!