Детская библиотека - филиал № 3

«Читаем Еники» - «Еники әсәрләрен укыйбыз»: Регионара акция.

Балалар китапханәсе - 3 нче филиал Башкортстан Республикасы  Благовар районының  үзәк китапханәсе  игълан иткән  регионара  акциядә катнашты. Укучылар Әмирхан Еникинең әсәрләреннән өзекләр укыдылар.Татар телендә:  «Туган туфрак»,  «Бала», «Кем җырлады?»,  рус телендә:  «И мы были солдатами», «Только на час», «Совесть»  әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Шулай ук китапханәдә татар әдәбияты классигы язучы Әмирхан Еникиның  тууына 110 ел тулу  уңае белән әзерләнгән,  «Әдәбиятыбыз  әмире» дип аталган,  китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче  укучыларны  әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Язучы  әсәрләрендә сугыш темасын яктырта.  Шулай ук авыл, туган нигез,  туган. туфрак  кебек изге төшенчәләргә дә аның иҗатында зур урын бирелгән. Әдипнең үткен - җор тел белән язылган,  бай эчтәлекле әсәрләрен  укучылар яратып укыйлар.