Детская библиотека - филиал № 3

«Сабый күңелле олы шагыйрь»: шигырь укыйбыз.

Балалар   китапханәсе - 3 нче филиалда  Роберт Миңнуллинның тууына  70 ел тулу уңаеннан «Сабый күңелле олы шагыйрь» дип исемләнгән  чара узды. Чарада 4-нче гимназиянең 4«б»укучылары катнашты. Китапханәче балаларны  әдипнең  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар шагыйрнең  шигырьләрен рус һәм татар телендә укыдылар.  «Ох уж эти взрослые!», «Я-как папа», «Мин мактанчык түгел!», «Батырлык эшләр  идем»   шигырьләре балаларга аеруча ошады. Авторның юморга бай, шаян шигырьләрен балалар өйгә алып укырга теләк белдерделәр.Укучыларга  татар һәм рус телләрендә өйгә 5 данә китап бирелде.