Детская библиотека - филиал № 3

«Китап – күңел кояшы»: күргәзмә - күзәтү

   Балалар китапханәсе-3 нче филиалда «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәгә татар телендә китаплар даими кайтып тора. Яңа китап укучылар өчен зур куаныч. Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимов, Гадел Кутуй, Мирхәйдәр Фәйзи кебек классик язучыларыбызның әсәрләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук китап сөючеләргә  Рәдиф Сәгъдинең «Бервакытны – без тугач...», Лира Ибраһимованың «Сукырлар йорты», Марат Кәбировның «Китап»дигән әсәрләре кызыклы булачак. М.Кәбиров «Китап» романында бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын, әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый. Шигъриятне үз итүчеләр Кадыйр Сибгатулинның «Офыкларга карап...», Рафис Корбанның «Дуслар җыры»н, Зөлфәтнең «Бер көйрәтик, гомер»китапларын укып хозурлана алалар. Шаяру , юморга битараф булмаган, китап яратучылар өчен Марат Кәримовның «Булса була икән» , Илдар Хәйруллинның «Шулай була күрмәсен»китаплары зур бүләк булачак.

   Нәни дусларыбызны матур рәсемле, бай эчтәлекле, кызыклы китаплар көтә! Шаһинур Мостафинның «Жирдә елмаюлар күбәйсен» шигырьләр китабы, «Тылсымлы шарлавык» әкиятләр җыентыгы, Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» һ.б. китаплар сабыйларны сөендерәчәк.

   Хөрмәтле китап укучылар тылсымлы сандыкта ниләр ятканын беләсегез килсә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!