Детская библиотека - филиал № 3

«Ел китабы. Книга года»: китап күргәзмәсе

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Ел китабы. Книга года» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. 2016 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып, 2017 елда иң күп укылып, җиңүгә лаек булган китаплар билгеле булды. Жюри җиңүчеләрне алты номинациядә билгеләгән.

 «Татар проза әсәре» номинациясендә 1 урынны Н.Гыйматдинованың «Сөйлим, тыңла... » әсәре алган.  

«Татар шигърияте» номинациясендә җиңүче М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре».

«Татарча балалар китабы» номинациясендә өстенлек Г.Тукайның «Әтәч илә энҗе бөртеге» мәсәлләр җыентыгына бирелгән.

 «Русча матур әдәбият» номинациясендә 1 урын чыннан да, лаеклы рәвештә, Г.Әпсәләмовның «Белые цветы » романына бирелгән.

 Ел буе китап сөюче укучыларыбыз татар телендә дә ,русча да  «Ак чәчәкләр» китабын сорап  алып укыдылар. Быел күп кенә авторларыбыз кызыксындыру дипломнары белән бүләкләнделәр. Алар арасында укучылар тарафыннан яратып укылган авторлар: Г.Галимуллина, Р. Шәйдуллина – Мурат, К. Кәримов,Ф. Сафин исемнәре бар. Бу конкурс  язучылар өчен дәртләнеп иҗат итәр өчен бер этәргеч бирүче чара булып тора. Әдипләребездән, без укучыларны, тагы да матур иҗат җимешләре белән сөендерүләрен көтеп калабыз.Китап сөюче укучыларыбызны, күргәзмә белән танышырга, бу китапларны алып укырга өлгермәгәннәрне, җиңүчеләр иҗаты белән танышырга чакырабыз.