Әдәби әңгәмә «Тукай шигъриятенең тылсымы»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда татар халкының милли шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай шигъриятенең тылсымы» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Балалар әдипнең шәхси архивыннан булган рәсемнәр белән, Габдулла Тукайның әсәрләренә рәссамнар иҗат иткән эшләр белән таныштылар. Аеруча «Шүрәле» әкиятенә төрле рәссамнар иҗат иткән әсәрләр зур кызыксыну уятты. Балалар «Су анасы» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Китапханәче балаларга «Шагыйрь - Поэт» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Әлислах» газетасының 1908 нче елгы 17 март санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылып чыга.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.