Эко - сәгать «Кошларны каршылыйбыз»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Кошларны каршылыйбыз» дип исемләнгән эко - сәгать узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде.
Китапханәче укучыларны язның беренче хәбәрчеләре – кошлар белән таныштырды. Кошлар табигатебезнең күрке, шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр. Әлбәттә Г. Тукайның иҗатында да бу темага урын бирелгән. Әдип үзенең шигыре аша табигать дөньясына сак караш тәрбияли, кошларга миһербанлы булырга чакыра.
Китапханәче балаларга «Кошларга» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле» ндә газетасының 1909 елда басылган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.