Фольклор сәгать «Халык бәйрәмнәре»
19 нчы мартта балалар китапханәсе – 3нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Халык бәйрәмнәре» дип исемләнгән фольклор сәгать узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълъмат бирде. Китапханәче балаларга «Бәйрәм бүген – Сегодня праздник» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Әлислах» газетасының 1908 елгы 13 октябрь санында «Г. Т.» имзасы белән басылган.
Китапханәче укучыларга татар халкының дини бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете турында сөйләде. Бу айда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә, игелекле гамәлләр кылырга кирәк.
Балалар Гөлфия Гарипованың «Рамазан» шигырен укыдылар. Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.