Поэзия сәгате «Йөрәктә сакланган юллар»
26 нчы февральдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Йөрәктә сакланган юллар» дип исемләнгән поэзия сәгате узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның балачагы, иҗаты турында сөйләде.
Китапханәче балаларга «Кышка бер сүз - Слово к зиме» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле» җыентыгында 1909 елда басыла.
Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча эшләнгән кроссвордка җаваплар яздылар, «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.