Патриотик сәгать «Үлемсез җырлар каһарманы»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Герой - шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Үлемсез җырлар каһарманы»дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Чарада 1 нче гимназиянең 4 «А» сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче укучыларны каһарман шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Гомрем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Укучыларга Муса Җәлилнең гомер юлын үз эченә алган «Хәтер картасы» тәкъдим ителде. Укучылар җавапларны алдан әзерләнгән плакатка яздылар. Шулай ук укучылыр «Муса Җәлилнең ныклык символы» дип аталган биремне үтәделәр. Китапханәче биргән сүзләр арасыннан герой – шагыйрьгә туры килгән сүзләрне сайлап алырга кирәк булды.
Китапханәче укучыларга Муса Җәлилнең «Ышанма» шигырен укыды. Укучылар Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Егет көче» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар.