Поэзия сәгате «Тукай әкиятләре – игелек дөньясы»
2026 нчы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» Республика проекты кысаларында «Тукай әкиятләре – игелек дөньясы» дип исемләнгән поэзия сәгате узды. Чарада 6 нчы мәктәпнең 4 «а» сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Китапханәче укучыларга Габдулла Тукайның «Ай һәм Кояш» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне «Луна и Солнце» рус телендә укыдылар. «Ай һәм Кояш» шигыре беренче тапкыр «Күңелле сәхифәләр» дә 1910 елда басылган.