Детская библиотека - филиал № 3

Мәгълүмат бите «Халык язучысы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал  укучыларны Гомәр Бәширов иҗаты белән таныштыра. Гомәр  Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара, ул әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 елларда Гомәр  Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 нче елда  Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә. «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте , «Намус» романнары укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.