Детская библиотека - филиал № 3

Шигърият сәгате «Балаларның тугры дусты»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Балаларның тугры дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Җәүдәт Дәрзаманның «Усал математика», «Әни сүзе», «Батырлык» шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Татар балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җәүдәт Дәрзаманга  «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла  Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Җәүдәт Дәрзаман — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.