Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучыларны  балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның иҗаты белән таныштыра. Җәвад Тәрҗеманов ике өлкәне бергә алып барган иҗат кешесе  – техник фәннәр кандидаты һәм балалар  язучысы.  Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» ,«Күңелле сабантуй» кебек китаплары күпләргә таныш. Җәвад Тәрҗеманов әкиятләре бик тә тормышчан, аларда буш хыялга урын юк. Аның һәрбер әсәренең үзәгендә табигать, анда яшәүче тереклек ияләре тора, ул әсәрләр укучылырны әйләнә – тирәне танып белергә өйрәтә. Язучы үзенең әсәрләре аша балаларны туган илне яратырга, аның белән горурланырга да өйрәтә.