Мәгълүмат сәгате «Татарның аң йолдызы». Тууына – 200 ел
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның 4 томда сайланма әсәрләре, «Татар зыялылары», «Кырык татар» китапларыннан язучы турында мәгълүмат, «Әбүгалисина» китаплары һәм башкалар урын алган иде. Балалар «Мәгариф» журналында басылып чыккан Каюм Насыйри музее белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» поэмасыннан өзек укыды. Укучылар «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Каюм Насыйри» китабы битләрендәге рәсемнәр белән таныштылар. Каюм Насыйри тел галиме, мөгаллим, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, 40 тан артык хезмәт авторы.