Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби портрет «Йолдызым якты, һаман нурлы»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукайның туган көне  уңаеннан  1нче гимназия укучылары өчен «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип аталган чара узды.  Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Габдулла Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр. Укучыларга  әдипнең әсәрләре буенча төзелгән «Сыйфатлы кроссворд» тәкъдим  ителде.  Китапханәче балаларга   Шәрәф Мөдәррисның «Тукай» шигырен укыды. Балалар татар әдипләренең Габдулла Тукайга багышлап иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар. Әлеге очрашу  азагында  укучылар башкаруында Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры яңгырады.