Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе – 3нче  филиалда  Заһирә Гомәрованың тууына 95 ел уңаеннан әдәби сәгать узды.

Китапханәче  «Әдәби Татарстан» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары балаларны язучысы  Заһирә Гомәрованың иҗаты  белән таныштырды.  Шагыйрәнең  «Яшьлек таңы» дип аталган беренче  китабы 1965 елда дөнья күрә. Аннан соң бер –бер артлы «Мәктәп юлы», «Чын герой», «Иске ел кая китә?»  һәм башка китаплары басыла.

 Китапханәче укучыларга шагыйрәнең  «Бәхет ул нәрсә ?» шигырен укыды. Укучылар табышмакларга җаваплар бирделәр һәм  язучының  «Күкеле сәгать» китабыннан  «Тактада – ике сан…», «Иярләп хыял атны» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар.