Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Язучы, шагыйрә»

Фирүзә Җамалетдиновага – 65 яшь

Балалар китапханәсе -3 филиал укучыларны Фирүзә Җамалетдинова иҗаты белән таныштыра.

 Фирүзә Җамалетдинованың беренче шигъри бәйләмнәре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басыла башлый.  Ул китап укучыларга «Җирбизәк», «Хикәяләр»  һәм башка җыентыклары белән таныш. Балалар өчен 2018 елда  басылып чыккан, матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән, тирән эчтәлекле ,кызыклы вакыйгаларга бай булган «Тешле карандаш» китабы  нәни укучыларга бик ошый. 2017 елда Фирүзә Җамалетдинованың хикәяләр җыетыгы рус телендә басылып чыга. Әдибәнең иҗаты белән танышырга  өлгермәгән булсагыз балалар китапханәсенә рәхим итегез.