Детская библиотека - филиал № 3

«Табигатькә сәяхәт»: экология сәгате

Балалар китапханәсенең 3-нче филиалында «Табигатькә сәяхәт » дип исемләнгән экология сәгате узды.Чарада 1-нче гимназиянең 3”а” сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны «Табигатькә сәяхәт» сериясеннән  «Җил каян килә?», «Кошлар», «Хайваннар дөньясы» китаплары белән таныштырды. Укучылар табигать  күренешләре, кошлар һәм хайваннар дөньясы турында кызыклы мәглүматлар алдылар. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән, әдипләребезнең әсәрләре белән баетылган бу энциклопедик басмалар укучыларга  бик ошады. Чарада 21 укучы катнашты.