Әдәби әңгәмә «Мәгърифәтче әдип»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан «Мәгърифәтче әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Күргәзмәдә Дәрдемәнднең тормыш юлын чагылдырган китаплар, аның әсәрләре урын алган иде. Балалар Дәрдемәнднең шигырьләрен укыдылар, Лерон Хәмидуллинның «Дәрдемәнд = Дэрдменд» китабы битләрендәге шагыйрьнең шәхси архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар. Бу китапка әдипнең шигырьләре дә тупланган, аларны татар һәм рус телләрендә укырга мөмкин.