Детская библиотека - филиал № 3

Мәгълүмат сәгате «Дуслык җирдә яшәр өчен кирәк»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда толерантлык көне уңаеннан «Дуслыкта - көч» дип аталган китап күргәзмәсе янында мәгълүмат сәгате  узды. Китапханәче  укучыларны толерантлык көнен  билгеләп узуның тарихы белән таныштырды.

Балалар толерантлы кеше булу өчен  үзеңдә нинди сыйфатларны  булдырырга кирәклеген белделәр. Күргәзмәдә  татар язучыларының һәм шагыйрьләренең дуслык темасына язылган шигырьләре һәп хикәяләре урын алган иде.

Китапханәче укучыларга Факил Сафинның «Дружба нужна, чтоб жить на земле!» тип аталган шигырен укыды. Балалар дуслык турындагы мәкальләрне искә алдылар.