Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Шагыйрь һәм язучы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап укучыларны Нур Гайсинның иҗаты белән таныштыра. Нур Гайсинның «Ватаным өчен» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1937 елда дөнья күрә.  Ул яшьләргә багышланган «Тайгада очрашу», «Айлы кичтә», «Өмет тулы хыялым», «Таныш моң»  исемле җыентыклар авторы.

Мәсәлләрендә һәм сатирик шигырьләрендә икейөзлелек, ялагайлык, комсызлык кебек кимчелекләр фаш ителә.

1981 елда Нур  Гайсинның  автобиографик характердагы «Кызыл ыштанлы малай» повесте, балалар өчен язылган «Таза Мортаза »  китаплары басылып чыга. Аның әсәрләре лиризм һәм нечкә юмор белән сугарылган.