Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»
3 – нче филиалда балалар өчен татар матбугаты көне узды. Күргәзмәдә яшүсмерләр өчен чыга торган журналлар «Ялкын», «Сабантуй», кече яшьтәге балалар өчен басылып килә торган «Салават күпере» журналлары урын алган иде. Китапханәче балаларны әлеге басмаларның тарихы белән таныштырды. Аеруча кызыклы сәхифәләр белән таныштырды. «Ялкын » журналының 9 нчы санындагы «Тәҗрибә» сәхифәсендә әтиләр белән аралашу сүзлегенә тукталды. «Сабантуй» журналының «Тәм - том» сәхифәсендә бирелгән өй шартларында «Кит – кат» пешерү серләре укучыларда кызыксыну уятты. Бу журналлар белән танышу балаларга күп кенә бай мәгълүмат алырга, төрле ачышлар ясарга, кызыклы уеннар уйнарга, буш вакытны файдалы уздырырга мөмкинлек бирә.