Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Шигърияттә көз»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Көзнең үз яме» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды,  көзнең яме һәм матурлыгы турында сөйләде. Күргәзмә  балаларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, яфраклар белән бизәлгән иде.  Күргәзмәдә татар шагыйрьләренең көз турында язылган шигырь китаплары урын алган.  Балалар көз турында Эльмира Шәрифуллинаның «Көз яме», Лиана Әмирханованың «Октябрь»шигырьләрен укыдылар, шигъри табышмакларга җаваплар эзләделәр.