Әдәби әңгәмә «Балалар язучысы»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Балалар язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды . Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә Рәшит Бәшәрнең «Сандугачлы бишек», «Түгәрәк җир», «Йолдызлы тай» һәм башка китаплары урын алган иде. Балалар әдипнең «Түгәрәк җир өстендә» шигырен һәм «Ат йөреше» хикәясеннән өзекне кычкырып укыдылар .
Рәшит Бәшәр Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан Татарстан Яучылар берлеге әгъзасы.