Әдәби сәгать «Балалар әдәбияты остасы»
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар язучының шәхси архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар.
Китапханәче әдипнең «Алиш әкиятләре » китабыннан «Бик якшы сабак алды Ябалак» әкиятен һәм «Ике улым бар» шигырен укыды.
Әдәби сәгать Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте буенча эшләнгән мултьфильмын карау белән тәмамланды.