Китап күргәзмәсенә күзәтү:«Язучыга юбилей-укучыга бәйрәм»
Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли.Күргәзмәдә проза осталары Ә.Баянов,М.Хәбибуллин һәм А.Хәсәнов китаплары урын алган.Әхсән Баянның әсәрләрендә авыл,сугыш темасы яктыртыла.Авторның повестьләре һәм шигърияте укучыларда зур кызыксыну уята.Мөсәгыйт Хәбибуллинның романнары халкыбызның шанлы тарихына багышлап язылган .Татар җанлы ,ата –бабаларын һәм аларның ерак буыннары белән кызыксынучылар өчен әдипнең әсәрләре менә дигән тарихи басмалар.Альберт Хәсәнов үзенең әсәрләре аша укучы күңелендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә омтыла. «Гүзәл табигатебезне саклагыз!» -авторның һәрберебез күңеленә җиткерергә теләгән өндәмәсе шуннан гыйбарәт.Шушы язучыларыбыз иҗаты белән танышырга өлгермәгән, әдәбият сөюче укучыларыбызны, китапханәдә көтеп калабыз!