Туган як турында әңгәмә «Татарстан. Без бергә = Мы вместе»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Татарстан республикасы көне уңаеннан «Татарстан – минем Ватаным» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. «Татарстан. Без бергә = Мы вместе» китабы турында сөйләде. Китап Татарстанның иң күп санлы халыклары – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка халыкларның күптөрле, гаҗәеп мәдәни дөньясы белән таныштыра. Балалар халыкларның милли киемнәре, гореф –гадәтләре, традицияләре, теле, милли ризыклары белән таныштылар. Балалар төрле халыкларның мәкальләрен искә төшерделәр, бәйрәмнәрен, милли ризыкларын санап уздылар. Әлеге китап Татарстан халыкларының күп гасырлардан килгән бер – беренә карата булган ихтирамын һәм дуслыгын чагылдыра. Безнең көчебез Ватаныбыз өчен горурлыгыбызда шушы бердәмлектә бит.