Китап күргәзмәсе: «Якты Һәм җылы иҗат»
Балалар китапханәсенең 3-нче филиалында язучы Кояш Тимбикованың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Якты Һәм җылы иҗат» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Кояш Тимбикова балалар өчен дә Һәм өлкәннәр өчен дә матур әсәрләр иҗат иткән.Ул унлап китап авторы.Аның «Дулкын баласы», «Уртак яр», «Табылдык хатлар сере» укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.Нәни дусларыбыз «Карахмәт маҗаралары» китабын яратып укыйлар.К.Тимбикованың әсәрләре балалар йөрәгендә туган җиребезгә мәхаббәт тәрбияли,әйләнә–тирәбезне саклауның никадәр әҺәмиятле булуын искәртә,нәниләр күңеленә шәфкать орлыклары сала.Авторның әсәрләре рус ,башкорт,үзбәк,белорус Һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.Әгәр Кояш Тимбикованың иҗаты белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рәхим итегез!