Детская библиотека - филиал № 3

Муса Җәлилне искә алу көне «Гомрем минем моңлы бер җыр иде...»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Гомрем минем моңлы бер җыр иде... = Стихи и мужество останутся в веках» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында искә алу сәгате узды.

Китапханәче  укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган альбом битләрендәге  фоторәсемнәрне карадылар. Бу исем һәр мәктәп баласына, һәр татар кешесенә яхшы таныш. Ул безнең йөрәкләрдә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символы буларак яши.

Балалар әдипнең «Кызыл ромашка», «Җырларым», «Чулпанга» һәм башка  шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Шагыйрьнең сагышлы җырларыннан аның фаҗигале юлын  тулысынча күз алдына бастырырга була. Муса Җәлил соңгы чиккәчә хәрби антына, туган иленә турылыклы булып кала.