Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Чулман төбәге әдипләре»

Балалар китапханәсе - 3 нче  филиалда «Чулман төбәге әдипләре» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны Алабугада яшәп иҗат иткән һәм бүгенге көндә дә иҗат итүче шагыйрәләрнең иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә  Гөлзада Әхтәмова, Фәридә Хәбибрахманова,  Антонина Силкина, Наталья Вердеревская һәм башка шагыйрәләрнең иҗат җимешләре  белән танышырга мөмкин булды. Укучыларга яшь каләм тибрәтүче шагыйрә  Эльвина Яхинаның «Кыш чәчәге» китабы тәкьдим ителде. Балалар Алабугада яшәп иҗат итүче каләм осталарының туган ягыбызның матурлыгына сокланып  язылган бай эчтәлекле шигырьләрен укыдылар.