Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар , яңа китап!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Игътибар, яңа китап!»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәче укучыларны китап киштәләрендә яңа гына урын алган китаплар белән таныштырды. Күргәзмәдә Туфан Миңнуллинның  «Жил-был я...» дип аталган афоризмнар тупланган җыентыгы тәкъдим ителде. Күренекле шагыйрә, балалар язучысы Эльмира Шәрифуллинаның «Кояш сөте» дип аталган китабында кызыклы шигырьләр, шигъри табышмаклар  тупланган. Балалар рус телендә чыккан «Полотенце в семь цветов»  китабында Тукайдан алып  яшь татар шагыйрьләренең  иҗаты белән Борис Вайнер тәрҗемәсендә таныша алалар. Ә менә «Нәниләр китабы», авторлары К. Закирова  һәм Д. Гыйниятуллина,балаларга фикерләү сәләтен үстерергә, игътибарны арттырырга, сөйләмне камилләштерергә ярдәм итәчәк. Әлеге китап  мәктәпкә әзерләнү өчен  менә дигән энциклопедик басма. «Уйный – уйный өйрәнәбез» сериясендәге  китаплар нәни укучыларыбызга кызыклы булачак. Кадерле укучылар, Шәүкәт Галиев, Мөҗәһит һәм башка авторларның бай эчтәлекле матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплары сезне көтә. Балалар китапханәсенә рәхим итегез!